Tuesday, 25 August, 2026г.
russian english deutsch french spanish portuguese czech greek georgian chinese japanese korean indonesian turkish thai uzbek

пример: покупка автомобиля в Запорожье

 

Ангам Атнабаев "Р-га/Син китәргә тиеш..." (Стихотворение на татарском языке)

Ангам Атнабаев "Р-га/Син  китәргә тиеш..." (Стихотворение на татарском языке)У вашего броузера проблема в совместимости с HTML5
Ангам Атнабаев "Р-га/Син китәргә тиеш..." Канал http://www.youtube.com/ILnar61 Укый Альбина Гильданова ВК https://vk.com/id56164938 Әнгам Атнабаев — Башкортстанның халык шагыйре (1997), башкорт әдәбиятының күренекле вәкиле. Әсәрләрен тик татар телендә язган. Р-га Син китәргә тиеш бөтенләйгә – Вагон тоткасына үрелдең. Көз җитеп тә әле өлгермәгән, Язны сагынып та өлгердем. Бар табигать үксеп елый сыман: Елый таллар… Елый болытлар… Болытлардан кургаш тамчы тама, Кургаштан да авыр минутлар. Ара якын: тик бер генә адым, Атлыйсы да Атыласы синең кочакка, Һәм янасы бөтен гомер буе Кочаклашып шушы учакта. Ара якын, ләкин кешеләрнең Язмышлары ята арада. Язлар белән көз арасы ерак – Бигрәк ерак безнең аралар. Еласыннар таллар… Болытлар… Һәм елгалар чыксын ярыннан! – Тимер юлда рельслар да шулай – Мәңге бергә, мәңге аерылган
Мой аккаунт