Friday, 10 July, 2026г.
russian english deutsch french spanish portuguese czech greek georgian chinese japanese korean indonesian turkish thai uzbek

пример: покупка автомобиля в Запорожье

 

Хәмитов Уфа һава аланын тикшерде

Хәмитов Уфа һава аланын тикшердеУ вашего броузера проблема в совместимости с HTML5
Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфа һава аланында халыкара терминалның ШХО һәм БРИКС саммитларына килгән кунакларны каршы алуга әзерлеген тикшерде. Хәмитов Баба-Яга (Убырлы карчык) пиццериясе хуҗасыннан бу атаманы алмаштыруны сорады. Ул моннан ары итальян пиццериясе тип аталачак. Килгән кунакларның убырлы карчык эзләп йөрүе башка сыймаслык эш диде республика башлыгы. Рөстәм Хәмитов халыкара терминалның багаж төяү, паспорт контроле, пассажирларның очуга әзерләнү бүлмәләрен карады. Русиянең дәүләт чиге аша үтү пунктында әле элемтә королмаларын кую тамамланып килә. Аэропорт җитәкчесе Александр Андреев әйтүенчә, төзөлөш эшләре монда 90 процентҡа тәмамланган. Originally published at - http://www.azatliq.org/media/video/26831977.html
Мой аккаунт